news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операция зонасындагы руханилар өчен ветеран статусы турында проект Думага кертелде

Дәүләт Думасы махсус операциядә катнашучы, хәрби частьләрдәге руханиларга хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын бирү турындагы закон проектын депутатлар каравына тәкъдим итте. Бу хакта Дума комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза ТАСС агентлыгы.

Гаризада билгеләп үтелгәнчә, Дәүләт Думасына «Ветераннар турында»гы федераль законның 3 һәм 4 маддәләренә үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кертелгән, аның нигезендә махсус хәрби операциядә катнашучы, хәрби частьләрдә рухи вазифалар башкарган дин әһелләре хәрби хәрәкәтләр ветераны дип табылачак.

Яңа нигезләмәләрнең гамәлдә булуын 2022 елның 24 февраленнән башланган вакыйгаларга да җәелдерергә тәкъдим ителә. Закон проекты шулай ук күрсәтелгән чорда яралану, контузия алу, имгәнү яки авыру нәтиҗәсендә инвалид калган руханиларга хәрби хәрәкәтләр инвалиды статусын бирүне күздә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100