news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операция зонасында хезмәт итүчеләрнең туганнарын да мобилизацияләргә мөмкиннәр

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якын туганнарның булуы өлешчә мобилизациядән кичектерү өчен нигез булып тормый, дип хәбәр итә Объясняем.рф порталы. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

Әтисе контракт буенча махсус операция зонасында хезмәт иткән очракта улын мобилизацияләргә мөмкиннәрме дигән сорауга әлеге порталда: «Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якын туганнарның булуы өлешчә мобилизациядән кичектерү өчен нигез булып тормый», - дип җавап бирделәр.

Өлешчә мобилизация 21 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин указы белән игълан ителде. Саклану министры Сергей Шойгу сүзләренчә, ул 1 мең километр озынлыгындагы чик буе линиясен һәм Украинадагы азат ителгән территорияләрне контрольдә тоту өчен кирәк. Аның барышында резервтагы 300 мең кеше хәрби хезмәткә чакырылачак, бу Россиядәге гомуми мобилизация ресурсының 1 проценттан артыграгын тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100