Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус операция зонасында хәрби хезмәткәрләр белән Татарстан арасында телекүпер булды
Махсус хәрби операция зонасында Үзәк хәрби округның мотоукчы подразделениесе хәрби хезмәткәрләре һәм аларның Татарстанда яшәүче туганнары һәм якыннары арасында бәйрәм телекүпере узды.
Алар Яңа ел белән котлаулар алышты, шуннан соң шәхси аралашу булды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Солдатлар үзләре дә, туганнары кебек үк, бер-берсен күрергә һәм үзләренең көндәлек тормышы турында сөйләде. Бер хәрби хатынын юбилее белән котлады. Ул кайчандыр вәгъдә ителгән музыкаль композицияне башкарып, хатынын бик шатландырды, диелә хәбәрдә.
Чара азагында Татарстан хәрби комиссариаты махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнарына татлы бүләкләр тапшырды, хәрбиләргә тизрәк җиңеп, исән-сау өйгәәйләнеп кайтырга теләде.
Телекүперләр уздыру хәрбиләрнең сугышчан рухында уңай чагыла, үз гаиләсе белән якынлыкны тоярга ярдәм итә, җиңүгә һәм алга барырга яңа көч бирә, диелә хәбәрдә.
- Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефон номеры буенча белеп була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз