news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операция зонасында Татарстан Рәисен сайлауда тавыш бирү өчен биш участок ачыла

Махсус операция зонасында Татарстан Рәисен сайлауда тавыш бирү өчен биш участок ачыла
ТР Үзәк сайлау комиссиясе телеграм-каналы

Татарстан Рәисен сайлауда тавыш бирү өчен, махсус хәрби операция зонасында биш экстерриториаль участок ачылачак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Луганск Халык Республикасында ике участок ачылачак, тагын икесе – Донецк Республикасында һәм берсе – Херсон өлкәсендә.

Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар Партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) теркәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot