news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операция зонасында эшләүче Татарстан хирургы Пирогов ордены белән бүләкләнде

Россия Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең йөрәк-кан тамырлары хирургы Вадим Горбуновны Пирогов ордены белән бүләкләде. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пирогов ордены Россия Федерациясе гражданнарына гадәттән тыш хәлләр, эпидемияләр, хәрби хәрәкәтләр шартларында һәм гомер өчен куркыныч янаган башка шартларда медицина ярдәме күрсәткәндә фидакарь булган өчен тапшырыла.

Вадим Горбунов махсус хәрби операция зонасында һөнәри бурычын үти.

news_right_1
news_right_2
news_bot