news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операция зонасында Беренче каналның хәрби хәбәрчесе Анна Прокофьева һәлак булган

Белгород өлкәсендә һөнәри бурычын үтәгән вакытта Беренче каналның хәрби хәбәрчесе Анна Прокофьева һәлак булган.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, шулай ук оператор да яраланган.

Прокофьева 2020 елның сентябреннән 2022 елның ноябренә кадәр Sputnik агентлыгының испан редакциясендә эшләгән, гуманитар ярдәм җыю өчен Telegram-каналында үз блогын алып барган. РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, Sputnik агентлыгыннан киткәннән соң ул әлеге гуманитар ярдәмне махсус операция зонасына алып барган, ә соңрак Беренче канал белән эшли башлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100