news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операция зонасына Татарстаннан сигез баш аттан торган икенче партия җибәрелде

Махсус операция зонасына Татарстаннан сигез баш аттан торган икенче партия җибәрелде
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Бүген махсус хәрби операция зонасына Татарстаннан татар токымлы сигез ат җибәрелә. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров журналистларга билгеләп узганча, махсус операциядәге егетләргә булдыра алганча ярдәм итү максаты тора. Хәрбиләргә ярдәм йөзеннән сигез атлык беренче партия февральдә киткән булган.

«Иң мөһиме – атлар юлны яхшы кичерә. Теге юлы барысы да тыныч узган иде, проблемалар булмады. Анда бар җирдә дә юллар әйбәт түгел бит. Егетләр атларны җигеп, ерак араларны уза ала. Атлар чыдам, нык, көненә 70-80 км юл да уза ала. Без шулай булыша алганыбызга сөенәбез. Хәрби операция зонасына җибәрергә атлар партиясен формалаштыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт», – диде Марат Җәббаров.

«Кодекс» позывнойлы егет җәяү йөреп булмый торган пычрак урыннарда атларда йөрү үзләренә зур файда булуын әйтте. «Узган партияне җибәргәч, барысы да әйбәт узды, бер ат та үлмәде. Атлар өчен яхшы шартлар тудырылган. Азык та бар. Атлар яралыларны эвакуацияләү өчен дә, җәяүлеләр өчен дә эшкә җигелә», – диде. Хәрби анда атлар белән рәтен белгән кешеләр шөгыльләнүен әйтте. Ат җигеп йөрергә махсус 32 кеше өйрәтелгән.

Казан ипподромы директоры Гияз Идиятуллин әйтүенчә, хәрби операциягә Азнакай, Арча хуҗалыкларыннан, Башкортстаннан татар, башкорт чиста токымлы атлар җибәрелә.

«Вакытында махсус операция зонасыннан егетләр ат булмасмы икән дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән иде. Аларга атлар хезмәтләрен җиңеләйтүдә ярдәм итә. Татарстанның атчылык федерациясе егетләрнең үтенечен шунда ук кабул итте, республиканың ат тотучылары белән сөйләштек. Атларны җигеп йөрергә бөтен кирәк-яраклар да, юлга азык запасы да күп тыгыла», – диде Гияз Идиятуллин.

Аның сүзләренчә, беренче партия киткәч, егетләрдән атлар белән йөргән видеолар килгән. «Анда ат тораклары тәртиптә, шартлар тудырылган. Егетләр атларда рәхәтләнеп йөриләр, йөк тә ташыйлар, яралыларны да алып чыгалар. Җибәрелгән атлар өйрәтелгән, эшкә күнеккән, зур араларга йөрергә ияләнгән. Безнең ярдәмнән шундый файда булуына сөенәбез», – диде Гияз Идиятуллин.

Атларны ашату буенча проблема юк, ди ул. Хәзер җәй көне печән дә ашый алалар, гуманитар йөк булып җибәрелгән солы запаслары да күп.

Өченче партия атлар тагын 2-3 айдан китәр дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot