news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операция зонасына мотоцикллар, пилотсыз очкычлар, төзелеш материаллары җибәрелде

Мотоцикллар, пилотсыз очкычлар, мунча мичләре һәм төзелеш материаллары махсус операция зонасына «Балаларга һәм яшьләргә ярдәм фонды» хәйрия оешмасы көче белән китерелде. Бу хакта «Татар-информ»га оешма вәкилләре сөйләде.

«Безнең хәйрия фонды уңышлы оештырды һәм Махсус операция зонасына 14 зур гуманитар йөк партиясен китерде. Ярдәм адреслы рәвештә Лисичанск, Рубежный, Горловка, Авдеевка һәм Селидовода урнашкан җиде бүлекчәгә тапшырылды», – дип сөйләде фонд катнашучысы, Махсус операция зонасы ветераны Алмаз Оморов.

Сугышчыларга дүрт «Эндуро» мотоциклы, бер квадроцикл, өч БПЛА, дүрт телевизор, мунча мичләре, төзелеш материаллары, медикаментлар, азык-төлек һәм туганнарыннан адреслы посылкалар тапшырганнар.

Барлык кирәкле әйберләрне сатып алу өчен акча җыюны эшмәкәрләр, иҗтимагый оешмалар һәм битараф булмаган татарстанлылар тәэмин итте. «Әл-Мәрҗани» мәчетенең волонтерлар төркеме һәм 20 нче гимназия аерым өлеш кертте. Фонд эшчәнлегенә сылтама буенча ярдәм итәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot