Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус операция зонасына киткән Башкортстан артисты хәрби вазифасы турында сөйләде
Махсус операция зонасына киткән Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов хәрби вазифага билгеләнүе турында сөйләде. Бу хакта «Юлдаш» радиосы хәбәр итә.
«Минем яңа вазифа – медицина взводы санитары. Яралыларга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнәбез. Мин шулай ук тулы хәрби әзерлек (окоплар, марш-бросоклар...) үтәргә тиеш. Без көн саен полигонда», - диде ул.
Искәртеп узабыз, элегрәк популяр татар җырчысы Фирдүс Тямаев махсус хәрби операция зонасындагы якташлары янына баруы турында сөйләгән иде. Артист махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыя һәм концертлардан кергән акчасының бер өлешен ярдәм йөзеннән Россия хәрбиләренә бирә.
Махсус операция зонасына сәфәре вакытында Фирдүс Тямаев махсус билгеләнүдәге 26нчы «Барс» отряды хәрбиләре белән очрашты. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз