Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан махсус операция зонасына гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен җибәрде
Казан махсус операция зонасына 71 гуманитар ярдәм партиясе җибәрде. Йөк составында хәрбиләр соравы буенча җыелган техника: 12 кросс мотоциклы, 30 электросамокат, 3 электровелосипед, 35 квадрокоптер, рацияләр, 3D-принтерлар һәм башка җиһазлар бар. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә.
Хәрбиләргә Казан инженерлары җитештергән «Братишка» җир өсте беспилотнигын беренче мәртәбә җибәрделәр. Ул коткару төркемнәрен куркыныч астына куймыйча гына, яраланучыларны сугыш кырыннан эвакуацияләргә мөмкинлек бирә. Дрон белән дистанцион рәвештә – пульт һәм чынбарлык күзлекләре ярдәмендә идарә итәләр. Аны «Аркодим» компаниясе эшләгән.
Йөкне җибәрүне Казан мэры Илсур Метшин контрольдә тоткан. Ул ярдәм өчен оешмаларга, бизнеска һәм халыкка рәхмәт җиткерде, Казан хәрбиләргә актив булыша, аларны бөтен кирәк әйбер белән тәэмин итә диде.
«Безнең Хезмәт батырлыгы шәһәрендә бу традицияләр яшәвен дәвам итә. Җиңү фронтта да, тылда да яулана. Казан уртак максат – җиңү өчен берләшеп, актив эшли», – диде Илсур Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз