news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операция хәрбиләренең лаеклы хезмәте өчен Буа хакимияте Рәхмәт хаты алды

Махсус операция хәрбиләренең лаеклы хезмәте өчен Буа хакимияте Рәхмәт хаты алды
Фото: ТР Буа районы матбугат хезмәте

Махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны Буа хакимиятенә Рәхмәт хаты китергән. Айгөл Афанасьева күптән түгел ире янына барып, командованиедән Рәхмәт хаты алып кайткан.

«Бүген хәзерге вакытта ире махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Айгөл Афанасьева белән очраштым. Безнең хәрбиләребезне хәрби частьләрдә югары бәяләүләре куанычлы. Рәхмәтләрнең безнең адреска да килүе бик шәп», — дип сөйли район башлыгы Ранис Камартдинов.

Рәхмәт хатында ефрейтор Айрат Афанасьев һәм сержант Александр Буркин хәрби бурычларын лаеклы үти, хезмәттәшләре өчен хәрби осталыкны арттыруда үрнәк һәм Ватанны ышанычлы саклаучы булып торалар, диелгән.

Айрат Афанасьев Казанда хәрби әзерлек үткәндә, Ранис Камартдинов үзе дә Буада Афанасьевлар гаиләсендә булган иде. «Айгөл хәзер бөтен өй эшләрен үзе тарта, кызын һәм улын тәрбияли. Һәр ял көнендә Казанда ире белән күрешергә дә өлгерә. Айрат яшәү шартларыннан канәгать, ярдәм өчен районга рәхмәт белдерә. Улы гел әтисе — бәрелеп берәр җирен авырттырса яки егылса да, беркайчан да зарланмый, чөнки әтисе шулай өйрәтә», — дип язган иде ул шул вакытта үзенең Telegram каналында.

Моннан тыш, башлык якын көннәрдә махсус хәрби операция зонасына чираттагы ярдәм җибәреләчәген хәбәр итә. Посылкаларга солдатлар өчен барлык иң кирәкле әйберләр салына, ә иң мөһиме — җылылык һәм игътибар.

Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән узган елның 24 февраленнән үткәрелә. Россия хакимияте күп тапкырлар белдерүенчә, махсус операция куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк, алар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру турында да әйтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot