Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операция хәрбиләренә Татарстаннан чираттагы гуманитар ярдәм җибәрделәр
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәер-фатихасы белән «Батырлар терәге» ресурс үзәге махсус операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясе, шул исәптән Татарстан Халыклары ассамблеясенең таҗик диаспорасыннан машина җибәрде. Бу хакта «Татар-информ»га ресурс үзәгенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Гуманитар йөк меценатлар, волонтерлар, иҗтимагый берләшмәләр, дини оешмалар катнашында җыелган. Аеруча Татарстан Диния нәзарәтенең Әлмәт мөхтәсибәте зур өлеш керткән. Диния нәзарәте мәчетләре һәм мөхтәсибәтләре махсус операциягә ярдәм йөзеннән гуманитар йөк җыюда актив катнаша. Әлеге юнәлешнең кураторы Татарстан мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.
Мансур хәзрәт сүзләренчә, безнең мөселманнар ата-бабаларының батырлыгы үрнәгендә бүген дә махсус операция зонасында батырлык һәм кыюлык күрсәтә.
«Безнең лидер Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә махсус операция зонасына гуманитар йөк җыю һәм илтү буенча Татарстан лидер булып тора. Безнең көрәшчеләр халкыбызга һәм лидерыбыз Рөстәм Миңнехановка бик рәхмәтле. Киләчәктә без фронтка һәм солдатларыбызга таяныч булырга тиеш», – дип мөрәҗәгать итте Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.
Искәртеп үтик, шушы көннәрдә Мансур хәзрәт Җәләлетдинов махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча патриотик берлекнең лидеры итеп сайланды. Берлек махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә максатчан ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә торган 30дан артык иҗтимагый, дини, ветераннар һәм хәйрия оешмаларын берләштерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз