news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операция хәрбиләре өчен ипотека процентларын «туңдырып торырга» тәкъдим итәләр

Россиядә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ташламаларны киңәйтергә планлаштыралар. Әйтик, алар өчен ипотека буенча процентларны «туңдырып торырга», җир кишәрлекләрен бүлеп бирү кагыйдәләрен төгәл билгеләргә тәкъдим ителә. Россия Президенты Владимир Путинга бу хакта докладны махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча эшче төркем җибәрде, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

«Бердәм Россия» генераль советы секретаре Андрей Турчак үзенең телеграм-каналында язганча, дәүләттән түләүсез җир участоклары алу буенча сораулар бар. Проблемалар, әйтик, хәрби күп балалы гаиләдә тәрбияләнгән очракта килеп чыгарга мөмкин.

«Бүген закон буенча дәүләттән җирне бер генә тапкыр һәм бер генә нигез буенча түләүсез алырга ярый. Бу, мәсәлән, моңарчы әти-әнисе участогында өлеш бүлеп бирелгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән махсус операция катнашучыларының хокукларын чикли», - дип аңлатты ул.

Моннан тыш, хәрбиләрне ипотека буенча процентлар түләүдән азат итәргә кирәк, дип саный төркем әгъзалары. Хәзерге вакытта мондый кредит төре буенча «каникуллар» вакытына процент ставкасын «туңдырып тору» каралмаган.

Тагын бер тәкъдим махсус операция катнашучылары арасыннан булган хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен дәүләт пошлинасын бетерүгә кагыла. Бу хәрби хәрәкәтләр ветераны юридик зат яки шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән очракта мөмкин була. «Бу норма хәрбиләрнең тормыш иптәшенә дә кагылырга тиеш», — дип саный Андрей Турчак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100