Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус операция хәрбиләре Нурлат районы башлыгына квадрокоптер өчен рәхмәт белдерде
Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкиниев махсус хәрби зонага якташ хәрбиләренә квадрокоптер җибәргән, ә «Җиңү өчен тәм-томнар» волонтерлар төркеменә дегидратор сатып алган. Кирәкле гаджет инде якташларына тапшырылган. Сугышчылар муниципаль берәмлек җитәкчесенә рәхмәт белдереп, ролик яздырган.
«Барлык шәхси состав һәм үз исемемнән район башлыгына квадрокоптер өчен бик зур рәхмәт белдерәм. Дамир Азатович, безнең өчен кылган һәр эшегез өчен рәхмәт. Безнең һәр мөрәҗәгать уңай җавап таба. Җиңү безнең якта булачак, без өйгә исән-сау кайтачакбыз, вәгъдә бирәбез», — дип хәрбиләрнең уртак фикерен белдергән «Артист» шартлы исемле батальон командиры.
Кичә район башлыгы кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты. Муниципаль берәмлек җитәкчесе хәрбиләрнең хезмәте, аларның алгы сызыктагы көнкүреше белән кызыксынды, якын туганнарына ярдәм кирәкме, дип сорашты.
Монда ук оештыручы-волонтер Владислав Кузьмин узган якшәмбедә кайткан соңгы сәфәре турында сөйләде.
«Барысын да илтеп җиткердек, тапшырдык. Сугышчылар безне шатланып каршы ала, безне еш киләсез, диләр», — диде ул.
Дамир Ишкениев билгеләп үткәнчә, яшьләр хәзер бик актив, күпләре — контракт хезмәтендә. Хәрби хезмәткәрләр белән әңгәмә барышында ул, сораулар туса, «Ватанны саклаучылар» фондына мөрәҗәгать итәргә кирәклеген ассызыклады.
«Мобилизацияләнгәннәргә, контрактчыларга ярдәм тулы күләмдә күрсәтелә. Хәзер мобилизацияләнгәннәр, контрактчылар гаиләләренә, аларның балаларына бик күп ярдәм төрләре бар. Җиңү безнең якта булачак», — дип йомгаклады ул.
Махсус хәрби операция узган елның 24 февраленнән Россия Президенты Владимир Путин карары белән үткәрелә. Россия Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатка ирешкәнче, шул исәптән Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдырылганга кадәр дәвам итәчәк.
- Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз