news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операция ветераны Татарстанда Адаптив спорт төрләре үзәген төзергә тәкъдим итте

Махсус хәрби операция ветераны һәм «Батырлар. Татарстан геройлары» программасы катнашучысы Әнвәр Мөхәммәтҗанов ТР Спорт министрлыгы йомгаклау коллегиясендә республикада Адаптив спорт төрләре үзәген булдыру инициативасын тәкъдим итте. Бу «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк.

Мондый үзәкләр Уфа, Ханты-Мансийск һәм Санкт-Петербургта эшли. Татарстанда Республика спорт-адаптив мәктәбе бар. Анда 507 укучы шөгыльләнә, шуларның 29ы – махсус операция ветераннары.

Ветеран яңа спорт объекты бассейн, следж-хоккей өчен боз аренасы һәм коляскадагы баскетбол һәм дәвалану физкультурасы дәресләре өчен җайлаштырылган заллар белән җиһазландырылырга тиеш, дип сөйләде. Моннан тыш, Мөхәммәтҗанов үзәктә көчле фәнни-медицина базасы булдыру идеясен тәкъдим итте. Бу махсус операция ветераннарына сәламәтлекләрен яхшыртырга гына түгел, җәмгыятьтәге тормышка җайлашырга да ярдәм итәчәк.

«Инвалид ветераннар һәм аларның гаилә әгъзалары бергә шөгыльләнә ала торган Адаптив спорт төрләре үзәген ачу бик зур һәм мөһим вакыйга булачак», – дип билгеләп үтте Мөхәммәтҗанов.

news_right_1
news_right_2
news_bot