news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операция ветераны, Абилимпикс призеры Гадел Уркунбаев Сокурыда тавыш бирде

Махсус операция ветераны, Абилимпикс призеры Гадел Уркунбаев Сокурыда тавыш бирде
Фото: Лаеш районының матбугат хезмәте

Лаеш районының Сокуры авылында Бердәм тавыш бирү көнендә махсус хәрби операция ветераны Гадел Уркунбаев та катнашты. Бу хакта Лаеш районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гадел 18 яшендә контракт төзегән, ә 2022 елның җәендә махсус операция зонасына киткән. 20 яшенә ул батырлык күрсәтеп, командир булган. Беренче тапкыр яраланганнан соң, ул хастаханәгә ятудан баш тарта, позициядә кала һәм үзенең подразделениесен штурмга алып бара һәм шунда каты яралана.

Хәрби хезмәттән тыш, Уркунбаев махсус операция катнашучылары өчен «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында да уңышка ирешә, «БПЛА белән идарә итү» компетенциясендә өченче урын яулый.

«Без яу кырында Туган илне сакладык, ә бүген монда, сайлау участокларында, аның киләчәгенә тәэсир итәбез», – дигән Гадел Уркунбаев.

news_right_1
news_right_2
news_bot