Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операция ветераннарына ярдәм итүче коммерцияле булмаган оешмалар ярдәм ала алачак
Махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм күрсәтүче коммерцияле булмаган оешмалар дәүләттән ярдәм ала алачак. Шул турыдагы канунга төзәтмәләр киләсе атнада гамәлгә керә. Бу хакта Дәүләт Думасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа үзгәрешләр буенча, махсус операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә физик һәм психологик сәламәтлекләрен торгызуда ярдәм күрсәткән коммерцияле булмаган оешмалар социаль юнәлешле статус алачак. Бу аларга дәүләттән һәм муниципалитетлардан милек һәм финанс ярдәме алу хокукын бирәчәк.
Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, яңалык хәрбиләрнең реабилитациясен тәэмин итүче оешмаларның үсеш мөмкинлекләрен киңәйтәчәк. Ул ассызыклаганча, әлеге эшчәнлек махсус хәрби операциядә катнашучыларга тиз арада тыныч тормышка кайтуга ярдәм итү системасының мөһим өлеше булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз