Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операция ветераннарына ярдәм фондын булдыру эше башланды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россия хөкүмәте РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча махсус дәүләт фондын төзүгә кереште. Ул Украинадагы махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм итү максатыннан оештырыла. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин, Дәүләт Думасы алдында еллык хисап белән чыгыш ясаганда белдерде.
Премьер сүзләренчә, эшнең бер юнәлеше юридик, социаль, психологик һәм медицина ярдәме күрсәтү, шул исәптән тернәкләндерү дә була.
«Шулай ук эшкә урнашуга һәм белем алырга ярдәм итү. Кешеләр өчен килеп туган мәсьәләләрне хәл итү белән проблемалар булырга тиеш түгел. Заманча дарулар, медицина эшләнмәләре кирәк булса, барысын да тиз һәм мәшәкатьсез эшләү бик мөһим», - диде РФ Премьер-министры.
Шулай ук фонд бөтен ил территориясендә якындагы айларда ук эшли башлаячак, дип өстәде Мишустин.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында махсус операция ветераннарына һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм фонды булдырырга тәкъдим итте. Ул комплекслы һәм адреслы ярдәм күрсәтә, социаль, медицина, психологик ярдәм күрсәтүне координацияли, санитар-курорт дәвалау һәм тернәкләндерү мәсьәләләрен хәл итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз