Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операция ветераннарын «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты чараларына җәлеп итәләр
Махсус хәрби операциядә катнашучыларны «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты чараларына җәлеп итәргә планлаштыралар. Бу хакта Хөкүмәтнең матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Эш проектка традицион кыйммәтләрне үстерү чараларын кертү кысаларында алып барыла, дип билгеләп үтелә. Бу хакта йөкләмәне Россия Президенты Владимир Путин бирде — дәүләт башлыгына доклад 1 сентябрьгә кадәр тәкъдим ителергә тиеш.
Мондый тәкъдимнәрне уйлап табу белән Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь), федераль башкарма хакимият органнары һәм оешмалар шөгыльләнә. Шул ук вакытта махсус хәрби операция катнашучылары патриотик һәм яшьләр үзәкләрендә, мәктәпләрдә тәрбия эшен алып баруда катнаша, дип искәрттеләр Хөкүмәттә. Мәсәлән, федераль дәрәҗәдә «Синең герой» проекты гамәлгә ашырыла, аңа инде 57 төбәктән 1 меңнән артык кеше кушылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз