news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операция вакытында хәрби хезмәттәге чит ил кешесенә гражданлык алу гадиләште

Россиядә махсус хәрби операция вакытында РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итүче чит ил кешеләренә гражданлык бирүне гадиләштерделәр. Моннан тыш, закон аларның гаилә әгъзаларына, шул исәптән уллыкка алынган балаларга да кагыла. Россия Президенты Владимир Путин шундый карар имзалады.

Документ «Хәрби хезмәт үтү турында контрактлар төзегән чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны гадиләштерелгән тәртиптә РФ гражданлыгына кабул итү турында»гы законга төзәтмәләр кертә.

Төзәтмәләрдә күрсәтелгәнчә, гражданлык алу өчен «махсус хәрби операция вакытында РФ Кораллы көчләрендә яки хәрби формированиеләрдә бер еллык срокка хәрби хезмәт үтү турында контракт төзегән чит ил гражданнары» мөрәҗәгать итә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100