news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операция вакытында Татарстанда 17 меңнән артык хәрби медицина тернәкләнүе узган

2022 елдан махсус хәрби операциядә катнашучыларга реабилитация ярдәме күрсәтүнең 17,6 мең очрагы теркәлгән. Бу хакта бүген Татарстан Иҗтимагый палатасында 2024 елда ТР сәламәтлек саклау министрлыгы алдына куелган иҗтимагый максатлар буенча эш йомгаклары буенча фикер алышуда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина тернәкләнүе буенча штаттан тыш баш белгече Резеда Бодрова сөйләде.

«2024 елда махсус хәрби операциядә катнашкан ун меңнән артык кеше медицина тернәкләнүе узган. Махсус операция чоры турында сөйләсәк, 2022 елдан махсус хәрби операциядә катнашучыларга реабилитация ярдәме күрсәтүнең 17,6 мең очрагы теркәлгән», - дип сөйләде Резеда Бодрова.

Сәламәтлек саклау министрлыгы 2018 елдан бирле республика халкы билгели торган гомум максатларны формалаштыру проектында катнаша. Узган елга министрлыкның төп юнәлешләрен билгеләгәндә, тавыш бирү башланды, анда 8 меңнән артык кеше катнашты. Нәтиҗәдә биш гомум максат һәм бурыч билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100