news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операция катнашучыларына һәм ветераннарына судтан тыш банкротлык хокукы бирелде

Россия Президенты Владимир Путин махсус операция катнашучыларына һәм ветераннарына судтан тыш банкротлыктан файдалану хокукы бирә торган закон имзалады. Әлеге документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыккан.

Махсус операция катнашучылары һәм ветераннары хәрби операциядә катнашуларын Россия хөкүмәте раслаган форма буенча исбатлап, бу процедурадан файдалана ала.

«Банкротлык турында» законга кертелгән төзәтмәләр башкаручыга куелган таләпләрнең өлешчә үтәлүе яки үтәлмәве башкарма документ булганда банкротлык игълан итәргә хокук бирә. Документ судтан тыш банкротлык турында гариза бирүгә бер ел кала бирелгән булырга тиеш.

Процедура түләтелергә тиешле мөлкәт булмаганда кулланыла, ә бурыч суммасы 25 меңнән 1 млн сумга кадәр булырга тиеш. Шартларны үтәүне контрольдә тоту Суд приставлары федераль хезмәтенә йөкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100