Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операция катнашучылары өчен хезмәт мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көне узды
«Бердәм Россия» партиясе рәисенең Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын Бердәм кабул итү көне булды, дип хәбәр ителә «Бердәм Россия»нең рәсми порталында.
Чара Хезмәт өлкәсендә хокукларны яклау мәсьәләләренә багышланган иде. Мөрәҗәгать итүчеләргә Татарстан Республикасы юристлар ассоциациясе вәкиле Алена Демченко һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе белгече Лилия Латыйпова консультацияләр бирде.
Кабул итү барышында берничә мөрәҗәгать каралды. Аларның берсе хәрби җәрәхәт алган икенче группа инвалидтан кергән. Хәзерге вакытта гариза бирүче хәрби хезмәттән азат ителгән һәм эшкә урнашканда аңа ташламалар тиешме һәм ул нинди ярдәм чараларына өмет итә алачагын белергә теләгән.
Һәр мөрәҗәгать итүчегә квалификацияле ярдәм күрсәтелде. Белгечләр җентекле консультацияләр бирделәр, гражданнарның әлеге категориясе өчен законнарда каралган хокукларны һәм ташламаларны аңлаттылар, шулай ук бу хокукларны гамәлгә ашыру өчен алга таба адымнар ясарга киңәш иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз