Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операция катнашучылары һәм аларның гаиләләре өчен яңа законнар үз көченә керә
Киләсе атнада Россиядә махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук аларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән законнар эшли башлаячак. Бу хакта Дәүләт Думасы сайтында хәбәр ителә.
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, СВО катнашучылары һәм аларның гаиләләре ихтыяҗларын тәэмин итү парламент эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып кала. Ул искәрткәнчә, 2022 елдан депутатлар тарафыннан бу юнәлештә 154 закон кабул ителгән.
Володин ассызыклаганча, хәрби хезмәткәрләр һәм аларның якыннары бернәрсәгә дә мохтаҗ булырга тиеш түгел, һәм хокукый ярдәмне яхшырту буенча эш үзгәрүче вәзгыятьне исәпкә алып даими алып барыла.
26 декабрьдән «Россиядә мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керәчәк, алар СВО катнашучыларына фронттан кайткач, бушлай икенче урта һөнәри белем алырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз