Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операция катнашучылары һәм аларның гаиләләре өчен бушлай парковка урыннары булачак
Дәүләт Думасы депутатлары язгы сессиягә махсус операция катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен бушлай парковка урыннары кертүне күздә тоткан закон проектын карауга кертергә планлаштыра. Бу хакта Думаның Контроль комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев хәбәр итте.
Мондый документ 2024 елда парламентның аскы палатасында каралган иде инде. Проект СВО катнашучылары һәм аларның гаиләләре өчен түләүсез парковка хокукын күздә тоткан, ләкин соңрак профильле комитет тарафыннан кире кагылган.
«Закон проектын кабат язгы сессиягә кертү планлаштырыла. Без хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча профильле комитет кисәтүләрен исәпкә алдык. Һәм якындагы айда закон проекты Дәүләт Думасына кертеләчәк», - диде Гусев» «Абзац» белән әңгәмәдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз