Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус операция катнашучылары балалар бакчасы сабыйларына үлән чәйләре өчен рәхмәт әйтте
Менделеевск районының Иске Гришкино мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә махсус операция катнашучылары белән очрашу узган. Солдатлар үзләренә җибәргән үлән чәйләре һәм 23 февральгә төшергән видео өчен балаларга рәхмәт әйтергә дип кергән. Алар хәрби хәрәкәтләр зонасыннан туган авылга кыска вакытлы ялга кайткан.
«Татар-информ»га Менделеевск районының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, чара башында Иске Гришкино авыл җирлеге башлыгы Константин Алексеев сәламләү сүзләре белән чыгыш ясаган.
Мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүчеләр концерт номерлары һәм открыткалар әзерләгән. Махсус операция катнашучылары һәр балага баллы күчтәнәч өләшкән.
Балалар хәрби операция катнашучыларына сораулар биргән: аларга үлән чәйләре ошыймы, нәрсә белән тукланалар, кайда йоклыйлар һәм башка күп нәрсәләр турында кызыксынган. Хәрбиләр алгы сызыктагы эш көннәре, Россия хәрбиләренең батырлыклары турында да сөйләгән.
Әңгәмә ахырында балалар егетләргә нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм тиз арада җиңү белән әйләнеп кайту теләгән. Шулай ук әзерләнгән бүләкләрен тапшырган.
Мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүчеләр конкрет мисалда чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык һәм Туган илгә мәхәббәт ул – патриотлык һәм Россиянең чын гражданины сыйфатлары булуын күргән.
- Махсус хәрби операция (СВО) РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимиятләр берничә тапкыр аеың куелган максатларга, шул исәптән Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдырылганчы, дәвам итәчәген белдерде.
- РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша белергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз