news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операция катнашучыларна кредит буенча ташламалы чорны озайту тәкъдим ителде

Татарстан Дәүләт Советы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен контракт буенча хезмәт итү вакытында кредитлар буенча ташламалы чор билгеләргә тәкъдим итте. Әлеге закон инициативасын Россия Закон чыгаручылар советында карыйлар.

Федераль закон буенча, ташламалы чор мобилизация вакыты яки контракт төзелгән вакытны 30 көнгә арттырып, исәпләнә.

«Контракт вакыты беткәч, хәрби хезмәткәр аның вакытын озайтмыйча гына хәрби хезмәтне дәвам итсә, заемщикның кредиторга мөрәҗәгать итү өчен контракт буенча хәрби хезмәтнең бөтен чорына ташламалы чор билгеләргә кирәк», – диелә закон проектына аңлатма язуында.

Шул сәбәпле, №377-ФЗ федераль законы маддәсенә үзгәреш кертү күздә тотыла. Аерым алганда, ташламалы чорны контракт буенча хәрби хезмәт узу срогын 30 көнгә арттырып исәпләргә тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100