Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус операция башланганнан бирле Әлмәттән хәрбиләргә 365 тонна гуманитар йөк җибәрелгән
Махсус операция башланганнан бирле Әлмәттән хәрби хезмәткәрләргә 365 тонна гуманитар йөк җибәрелгән, гуманитар ярдәмне төяү һәм бушатуда 1 меңнән артык волонтер катнашкан. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның туры эфиры вакытында «Игелекле Әлмәт» иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге җитәкчесе Светлана Шәрәфиева сөйләде, дип хәбәр итте «Татар-информ».
«Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә 1232 нче полкка егетләргә чираттагы гуманитар йөк китерелде. 5 тоннадан артык. Мин егетләрнең рәхмәт сүзләре белән видео урнаштырдым», — диде Нагуманов.
Светлана Шәрәфиева барлык битараф булмаган халыкны «Игелекле Әлмәт» төркеменә кушылырга чакырды. Гуманитар ярдәм җыюдан тыш, штаб мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итә. Көзге-кышкы чорда мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре өчен утын яруга 30дан артык гаризаны штаб кабул иткән инде.
«Шулай ук штабка тар белгечләр — слесарьлар кирәк», — дип уртаклашты Светлана Шәрәфиева.
- Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән узган елның 24 февраленнән үткәрелә. Россия хакимияте күп тапкырлар белдерүенчә, махсус операция куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк, алар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру турында да әйтелә.
- Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша белергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз