news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары» Казанда мең ярымнан артык спортчыны җыячак

21-27 гыйнварда Казанда «Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары» узачак, алар Белоруссия һәм Россиянең 59 төбәгеннән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 1,5 меңнән артык спортчыны берләштерәчәк. Татарстаннан 95 спортчы катнашачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Бу ун җәйге һәм сигез кышкы спорт төре буенча үткәреләчәк ярышларның яңа форматы. Анда интеллектуаль яктан тайпылышлары булган сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр катнаша. Мондый масштабтагы уеннарның безнең илдә әле үткәрелгәне юк иде. Ачылу тантанасы «KazanExpo»да Илһам Шакиров исемендәге залда узачак», - диде спикер.

«Катнашучылар һәм тамашачылар өчен матур тамаша әзерләнә. Бу уеннар булган технологияләрне тикшерергә, үзара бәйләнешне аңларга мөмкинлек бирәчәк. Бу тәҗрибә уникаль, ул бөтен Россия өчен мирас булып калачак», - дип билгеләп үтте Ләйлә Фазлыева.

Казанда «Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары»н уздыру турындагы карар, 2021 елда ук узарга тиеш булып ике тапкыр күчерелгән һәм нәтиҗәдә булмый калган «Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья уеннары» гамәлдән чыгарылганнан соң кабул ителде. Ул вакытта Татарстан башкаласында барлык кирәкле инфраструктура әзерләнгән иде, дип өстәде вице-премьер.

«Спортчыларның килүе һәм ачылу тантанасы 21 гыйнварда булачак. 26 гыйнварга кадәр ярышлар узачак. Татарстан данын 95 спортчы яклаячак.

Безнең егетләр җиңел атлетика, бадминтон, флорбол, волейбол, чаңгы ярышлары, дзюдо, теннис, футзал, йөзү, өстәл теннисы, фигуралы шуу, бию спорты, шорт-трек һәм тау чаңгысы спорты ярышларында чыгыш ясаячак», – дип хәбәр итте ТР Спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

Махсус Олимпиаданың Россиядәге президенты Ольга Слуцкер сүзләренчә, бу уеннарны уздыру Татарстанга үсеш үзенчәлекләре булган кешеләрне адаптацияләү һәм социальләштерү буенча флагманнарның берсе булырга мөмкинлек бирәчәк.

«Безнең турнир Татарстанга тәҗрибә, эш анализы һәм методикалары, интеллект үсеше үзенчәлекләре булган кешеләрне җәмгыятькә яраклаштыру буенча дөньяда алдынгы урыннарның берсен алырга мөмкинлек бирәчәк», - дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, уеннар Татарстан Республикасында гына түгел, бөтен ил буенча инклюзив җәмгыять үсешенә дә саллы этәргеч бирәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100