news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәхмүтов премиясенә Мәгарифне үстерү институты хезмәткәре һәм тарих укытучысы лаек булды

Казанның М.И.Мәхмүтов исемендәге 184 номерлы гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илмира Фазылҗанова һәм ТР Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Диләрә Шакирова 2024 елда М.И.Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары булды. Указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Мирза Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясе 2017 елдан бирле тапшырыла. Педагогик хезмәткәрләр фәнни-методик эштә зур казанышлар, педагогик кадрлар әзерләү, мәгарифкә технологияләр кертү, дидактиканы үстерү һәм практик эшчәнлек өчен аның лауреаты була ала. Премияне ел саен ике укытучыга тапшыралар.

Узган ел әлеге премиягә Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Педагогик инновацияләр һәм инклюзив белем бирү фәнни-тикшеренү институты директоры Дания Әхмәтова һәм Казанның Совет районындагы 141 номерлы гимназиянең инглиз теле укытучысы Ольга Гаврилова лаек булды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов (1926-2008) — педагог һәм көнчыгышны өйрәнүче, философия фәннәре кандидаты һәм педагогика фәннәре докторы, СССР Педагогика фәннәре академиясе һәм Россия мәгариф академиясе академигы, ТР Фәннәр академиясе әгъзасы, РФ атказанган фән эшлеклесе. Педагогика һәм лингвистика (шул исәптән көнчыгыш телләр лексикологиясе өлкәсендә) буенча 500дән артык хезмәт авторы. Гомуми белем бирү һәм һөнәри мәктәптә проблемалы-үстерүче укыту методлары теориясен булдыручы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100