news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов: Һәр милләт тарихы, теле, гореф-гадәте белән яши

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов: Һәр милләт тарихы, теле, гореф-гадәте белән яши
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Миллиард. Татар» басмасы «Ел татары – 2024» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде. Казанның «Шамил» мәчете имамы Мәхмүт Шәрәфетдинов халык тавыш биргән «Татар өммәте каһарманы» номинациясендә һәм белгечләр сайлаган «Ел татары» номинациясендә җиңүче булды.

«Бу җиңү минем өчен көтелмәгән булды. Минем өчен тавыш биргән һәр кешегә рәхмәт әйтәм. Кешеләр, чыннан да, бер-берсенең хезмәтен бәяләп, бер-берсен изге, яхшы эшләргә илһамландырырга тиеш. Мондый чараларда милли рух сизелә. Кайвакыт татар теленең язмышы нинди булыр, татарлар киләчәктә булырмы дигән сораулар баса. Мондый чаралардан соң Аллаһка шөкер дибез, шатланабыз, горурланабыз, күңелдә шатлык була. Минемчә, һәр милләт тарихы, теле, гореф-гадәте белән яши. Тарих, тел, гореф-гадәтне белүнең тагын бер зур файдасы бар: кешеләр бер-берсеннән читләшми, якыная», – диде ул.

Хәзрәт чараны оештыручыларга рәхмәт сүзен әйтте. «Киләчәктә дә милли рухны үстереп, бер-беребезне яхшы эшләргә илһамландырып яшәргә насыйп булсын», – диде ул.

Кичә Казан Кремленең Гавәми урыннарында «Миллиард.Татар» басмасының «Ел татарлары-2024» премиясен тапшыру тантанасы булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot