Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәхмүт Гәрәевнең кызы: Әти гаиләне һәрвакытта да ышанычлы терәк һәм тыл дип санады

6 декабрьдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераны, армия генералы Мәхмүт Гәрәевкә багышланган искә алу кичәсе булды. Очрашуда хәрби җитәкченең кызы Галия Крайнова да катнашты. Аның сүзләренчә, Мәхмүт Гәрәев үрнәк гаилә башлыгы булган, туганнарын һәрвакытта да төп таяныч һәм ышанычлы тыл дип санаган. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Әти гаилә ул – ышанычлы тыл, аңа һәрвакытта да таянырга мөмкин дип санады», - диде Крайнова.
Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, искә алу кичәсен ачып, Гәрәевнең хәрби хезмәттә шундый югары вазифалар биләгән бердәнбер татар кешесе булуын искәртте. Аның сүзләренчә, бүген, махсус операция барган көннәрдә, әлеге хәрби башлыкның китаплары Россиянең күп кенә солдатлары өчен чынлыкта өстәл китабына әверелде.

Фото: © avtonomiya.tatar
«Мәхмүт Гәрәев, Фикрәт Табиев, Әнвәр Чанышев – бу исемнәрне һәркем белергә тиеш һәм бу – безнең мәдәни үзәкнең төп бурычларыннан берсе. Мәхмүт Әхмәт улы – безнең милләтнең йолдызы», - дип өстәде Мәскәү татарлары автономиясе башлыгы Фәрит Фарисов.
Саклану министрлыгының Генераль инспекторлар идарәсе әгъзасы, генерал-полковник Валерий Баранов Гәрәев биографиясенең кызыклы яклары турында сөйләде һәм Мәскәүнең яңа районнарындагы бер урамны аның исеме белән атарга тәкъдим итте.

Фото: © avtonomiya.tatar
Татар мәдәни үзәгенең Зур залы фойесында генералның тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында сөйли торган фотокүргәзмә оештырылган иде. Шулай ук артистлар һәм иҗат коллективлары башкаруында Гәрәевнең яраткан җырлары яңгырады. Кичә бөтен залның аягүрә басып «Җиңү көне» җырын башкаруы белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз