news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәхмүд Аббас: Якын киләчәктә Палестинаны БРИКСка кабул итәрләр дип өметләнәбез

Мәхмүд Аббас: Якын киләчәктә Палестинаны БРИКСка кабул итәрләр дип өметләнәбез
Фото: © Рамиль Ситдиков, Фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Палестина БРИКСка кушылу һәм берләшмәнең кыйммәтләрен уртаклашу ниятен раслады. Бу хакта өлешчә танылган дәүләт президенты Мәхмүд Аббас XVI БРИКС саммитының «аутрич» / «БРИКС плюс» форматындагы беренче пленар утырышында белдерде.

«Берләшмәгә кергән яңа илләрне – Согуд Гарәбстанын, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен, Мисыр, Эфиопия, Иранны котлыйм. Сезнең төркемгә керүегез аның халыкара аренада үсә барган сәяси көчен һәм йогынтысын күрсәтә. Палестинаны шулай ук якын киләчәктә төркем сафларына алырлар дип өметләнәбез», – диде Аббас.

Аның фикеренчә, күп илләрнең БРИКС белән кызыксынуы гаделрәк һәм балансланган яңа дөнья тәртибен эшләү теләге белән бәйле. «Бу бигрәк тә кайбер милли структураларның агымдагы кризисларга һәм бөтен дөнья кичергән проблемаларга чишелеш таба алмавы яктылыгында актуаль. Аерым алганда, Палестинаның проблемасын хәл итү», - дип билгеләде Президент.

Ул инде бер ел дәвамында Палестина халкының гуманитар һәлакәттән интегүен әйтте, чөнки Израиль җимергеч сугыш алып бара. Газа секторында этник чистартулар анда яшәүчеләрне туган җиреннән читкә куып чыгару максатыннан оештырыла, дип өстәде ул. «Хәзер чит дәүләт тулысынча әйләндереп алган территорияләрнең төньяк өлешендә җинаятьләр бара, анда кешеләрне ачлыктан интектерәләр. Без Иордан елгасының көнбатыш ярында радикаль күчеп килүчеләрнең агрессиясен күрәбез. Болар барысы да халыкара хокук нормаларын боза һәм конфликт географиясен киңәйтә», – диде Аббас.

Ул ассызыклаганча, Берләшкән милләтләр оешмасының (БМО) Иминлек советының утны туктату, гуманитар керү мөмкинлеген тәэмин итү, Израиль көчләрен Газа секторыннан тулысынча чыгару турындагы карарын мөмкин кадәр тизрәк үтәү мөһим.

«Көчләүгә, гаделсезлеккә, Израильнең басып алу эшчәнлеген үстерүгә чик куярга кирәк. БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясен БМО Халыкара судының консультатив бәяләмәсе нигезендә гамәлгә ашырырга кирәк. Израильне Палестина җирләрендә һәм Көнчыгыш Иерусалимда легитим булмаган рәвештә торуын туктатырга мәҗбүр итәргә кирәк. Алар моны бер ел эчендә эшләргә тиеш. Әгәр бу килеп чыкмаса, аларга каршы санкцияләр кулланырга кирәк», - дип ышана Палестина Президенты.

Бу мәсьәләдә Аббас БРИКС илләренең ярдәменә өметләнә. Аның сүзләренчә, берләшмә халыкара аренада йогынты ясый һәм куркынычсызлык белән бәйле мәсьәләләрне хәл итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100