news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махачкалада шартлау аркасында үлүчеләр саны 27гә җиткән

Махачкалада шартлау аркасында үлүчеләр саны 27гә җиткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Кичә Махачкала автосервисында 8 цистернаның 2се шартлаган. Махачкала администрациясе автосервиста кабат шартлау куркынычы турында белдерә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Махачкала трассасында автосервис янган, ут ягулык салу станциясенә күчкән, шуннан соң шартлау булган.

Гадәттән тыш хәлләр ведомствосы башлыгы Александр Куренков кушуы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ил-76 самолеты зыян күрүчеләрне санитар эвакуацияләү өчен оча.

news_right_1
news_right_2
news_bot