news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махачкалада Мостай Кәрим, Уфада Рәсүл Гамзатов урамы барлыкка киләчәк

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Дагыстан башлыгы Сергей Меликовның Уфа урамнарының берсенә Дагыстан халык шагыйре Рәсүл Гамзатов исемен бирү тәкъдимен хуплады. Бу хакта «Башинформ» яза.

Сентябрьдә Россиядә күренекле язучының 100 еллыгы билгеләп үтелә. Уфа хакимияте бу мәсьәләне Дагыстан мәдәнияте иҗтимагый оешмасы белән өйрәнгән һәм Киров районында — Аврорадан «Зеленая Роща» шифаханәсе ягына таба яңа урам сайлаган.

Үз чиратында, Дагыстанның Милли сәясәт һәм дин эшләре министрлыгы Махачкала урамнарының берсенә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим исемен бирү тәкъдимен хуплаган.

Мостай Кәрим һәм Рәсүл Гамзатов исән чакта дуслар булган. Халык шагыйрьләре истәлеген мәңгеләштерү ике республиканың һәм күпмилләтле Россиянең иҗтимагый-мәдәни тормышында мөһим вакыйга булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot