news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махачкала аэропортындагы тәртипсезлекләр аркасында 20дән артык кеше зыян күргән

Дагыстан сәламәтлек саклау министрлыгы Махачкала аэропортындагы тәртипсезлекләр аркасында 20дән артык кеше яраланган дип хәбәр итә.

«Махачкала аэропортындагы вакыйга нәтиҗәсендә яраланган кешеләр бар, аларга медицина ярдәме күрсәтелә», – диелә министрлыкның Telegram каналында.

Җиңелчә җәрәхәтләнгән 10 кеше амбулатор рәвештә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, тагын 10 зыян күрүчегә табиблар ярдәм күрсәтә.

Дагыстан Сәламәтлек саклау министрлыгында шулай ук уртача авырлыктагы һәм авыр зыян күрүчеләр полиция хезмәткәрләре арасында да, гражданнар арасында да бар дип күрсәттеләр. Ике кеше бик авыр хәлдә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot