Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Max Россия мессенджерының эшли башлау вакытын әйттеләр
Россиядә җитештерелгән Мах мессенджерын рәсми рәвештә көз башында эшләтә башлау планлаштырыла. Бу хакта РИА Новостига VK икътисад һәм финанслар буенча вице-президенты Александр Морозов сөйләгән дип яза «Труд» сайты.
«Кушымтаны рәсми рәвештә эшләтеп җибәрү һәм платформаның җентекле презентациясе көз башына планлаштырылган», – дигән Морозов.
Март аенда VK Махның бета-версиясен эшләтеп җибәрде. Кулланучылар аралаша, шалтырата, тавышлы хәбәрләр һәм дүрт гигабайтка кадәр файллар җибәрә, шулай ук каналларга языла, аларны чатлар исемлегенә беркетеп һәм папкаларга берләштереп куя, хәбәрләрне көйли һәм реакцияләр җибәрә ала.
Якын арада мессенджерда «Дәүләт хезмәтләре» порталына кушылу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Аны цифрлы идентификатор системасы белән җиһазландырачаклар, ул кәгазь документлар кулланмыйча гына шәхесне расларга мөмкинлек бирә. Шулай ук электрон имза функциясен һәм белем бирү сервислары кертү дә планлаштырыла.
Июнь ахырында платформада беренче миллион кулланучы теркәлде, ә бер айдан соң аларның саны икеләтә арткан. Кушымтаны в App Store, RuStore һәм Google Play сервисларыннан йөкләргә була.
Илкүләм мессенджер булдыруны Россия халкының 60 проценты хуплаган. Аны эшләү турында халыкның 58 проценты белә.
Россия мессенджеры булдыруның өстенлекләре буларак сораштыруда катнашучыларның 36 проценты чит ил сервисларына бәйсезлекне, 33 проценты Россиядәге җитештерүне популярлаштыруны, 32 проценты кулланучыларның мәгълүматлары иминлеген атаган. Ә сораштыруда катнашучыларның 53 проценты, бер сервиста аралашу гына түгел, ә түләү, товарларга заказ бирү, дәүләт хезмәтләрен куллану мөмкинлеге булу ошавын әйткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз