news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

MAX мессенджерының көнлек кулланучылар саны 85 миллион кешедән арткан

MAX мессенджерының көнлек кулланучылар саны 85 миллион кешедән арткан
Фото: © «Татар-информ»

MAX мессенджерының көнлек аудиториясе 85 миллион кулланучыдан арткан. Кушымта эшли башлаганнан бирле аны 120 миллионнан артык кеше урнаштырган. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Сервис мәгълүматларына караганда, кулланучылар инде 150 миллиардтан артык хәбәр юллаган һәм 6 миллиардтан артык шалтырату ясаган. Мессенджерда шулай ук 7 миллионнан артык шәхси һәм ачык канал булдырылган, аларның гомуми аудиториясе якынча 300 миллион язылучы тәшкил итә.

MAX мессенджерының чит илдәге кулланучылары саны 8 миллион кешедән артык. Алар көн саен 1,7 миллионга якын шалтырату ясый һәм 23 миллионнан артык хәбәр юллый.

Мессенджердан 40 дәүләтнең гражданнары файдалана ала. Бәйсез Дәүләтләр Берлеге, Азия, Африка, Якын Көнчыгыш һәм Латин Америкасы илләреннән кулланучылар сервисны шалтырату һәм хәбәрләр алмашу өчен куллана.

news_right_1
news_right_2
news_bot