Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
МАХ мессенджерындагы «Теләкләр чыршысы» чат-боты балаларның хыялларын тормышка ашырачак
Декабрьдә МАХ кулланучылары «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясендә катнаша алачак. Акциянең технологик партнеры – МАХ илкүләм мессенджеры. Проект авыр тормыш хәлендә булган балаларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә.
МАХ мессенджерында теләк теләүчеләр һәм теләкләрне тормышка ашыручылар арасында уңайлы һәм имин аралашу өчен мини-кушымта һәм чат-бот эшләячәк. Алар ярдәмендә хат язып җибәрергә һәм теләкне чынга ашыруның нинди стадиядә булуын күзәтеп торырга мөмкин булачак. Махсус мини-кушымта кулланучыларга балаларның тарихлары һәм яңа ел теләкләре белән танышырга, ә аннары аларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясен 2018 елдан бирле Яшьләр эшләре федераль агентлыгы белән берлектә Беренчеләр хәрәкәте үткәрә. Акция уздырыла башлаганнан бирле 120 меңнән артык катнашучы һәм 1,5 мең партнер оешма ярдәме белән балаларның 320 меңнән артык хыялы тормышка ашырылган.
Актуаль вакыйгалар һәм акция яңалыклары турында белеп тору өчен МАХ мессенджерындагы «Теләкләр чыршысы» каналына язылырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз