Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
MAX мессенджерында Татарстан халкы өчен телемедицина киңәшләре булачак
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы MAX мессенджерына медицина сервисларын актив кертә. Уйланылганнарның бер өлеше инде тормышка ашырылган, ә кайберләре сынау режимында. Бу хакта «ТНВ» телеканалына ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Антон Ефремов сөйләде.
«Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы белән бергәләп, без MAX нигезендәге ботта инде табибка язылуны тормышка ашырдык. Аны меңнән артык кешебез кулланды, бу бик гаҗәп, чөнки без әле аны таныту өчен бернинди эш тә башкармадык», – диде ул.
Моннан тыш, 2-3 ай эчендә телемедицина киңәшләренең пилот версиясе сынавын үткәрергә ниятлиләр. Җәйгә бу сервисны бөтен республикага таратырга планлаштыралар. Әлеге киңәшләрне табиблар, дәвалауны читтән торып төзәтү өчен, кеше үзе килеп кабул ителгәннән соң үткәрәчәкләр.
«Шулай ук, ике гади сервис — шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык һәм медицина ярдәменә ризалык бирүдән башлап (мәсәлән, планлы рәвештә стоматологка барганда) — хезмәт алуга кадәрге вакытны кыскарту ниятләнә. Тагын, актив хәбәрләр җибәрүгә дә зур планнар бар, мәсәлән, планлы вакцинация ясатырга вакыт җитүе яки медицина документларының килеп ирешүе һәм аларны күчереп алырга мөмкин булуы турында (мәсәлән, лаборатория тикшеренүләре үткәрелгәннән соң)», – дип өстәде Ефремов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз