Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
MAX мессенджерында «Дәүләт ачкычы» аша документлар имзалау өчен чат-бот барлыкка килде
Россиянең MAX мессенджерында «Дәүләт ачкычы» кушымтасы аша документлар имзалау өчен сервис барлыкка килде. Ул чат-бот рәвешендә эшләнгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Сервистан файдалану өчен мессенджерны соңгы версиягә кадәр яңартырга кирәк. Шулай ук кулланучының Дәүләт хезмәтләре федераль порталында расланган хисап язмасы һәм электрон имза сертификаты булырга тиеш, дип аңлаттылар платформаның матбугат хезмәтендә.
Документлар имзалау алгоритмы:
- платформада «Дәүләт ачкычы» исемле чат-ботны язып эзләп табарга;
- шәхси профильне «Дәүләт хезмәтләре» ярдәмендә расларга;
- имзаларга кирәк булган документларны кертергә;
- электрон имза төрен сайларга;
- имзаны расларга.
Кулланучының җайланмасында «Дәүләт ачкычы» булмаган очракта, MAX аны кушымтаны урнаштыру өчен кушымталар кибетенә күчерәчәк. Беренче тапкыр кергәндә «Дәүләт ачкычы» кирәкле электрон имза сертификатларын алырга тәкъдим итәчәк. «Имзаны раслаганнан соң кулланучы мобиль электрон имза форматында имзаланган документларны чат-ботта таба алачак», – дип аңлаттылар мессенджерның матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз