news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

МАХ мессенджерында Бердәм укучы билетын алу өчен чат-бот барлыкка килде

МАХ мессенджерында Бердәм укучы билетын алу өчен чат-бот барлыкка килде. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Милли электрон китапханәсенең чат-ботында Бердәм укучы билетының штрих-кодын булдырырга мөмкин.

«Чат-бот Татарстан Республикасы китапханәләре укучыларына китапханә хезмәтләрен алуда ярдәм итәчәк, мәсәлән, МАХ мессенджерында Бердәм укучы билетының индивидуаль штрих-кодын булдыру аша Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль китапханәләрендә китапларны бирү-кайтару, компьютер куллану кебек хезмәтләрне алуда», – диелә ведомство хәбәрендә.

Яңа хезмәтне 1505 китапханәдә һәм аларның филиалларында алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot