Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
MAX мессенджерын кулланучылар «Үлемсез полк» акциясенә онлайн кушыла алачак
MAX мессенджерын кулланучылар «Үлемсез полк» акциясендә онлайн катнаша алачак. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Виртуаль йөрештә катнашу өчен гаризаларны 6 майга кадәр кушымтадагы махсус чат-бот аша җибәрергә кирәк.
Моның өчен «Үлемсез полк онлайн» чат-ботына керергә, «Башларга» һәм «Катнашырга» төймәләренә басарга, федераль округны сайларга, геройның фотографиясен җибәрергә, аның исемен күрсәтергә һәм хәрби юлы турында язарга кирәк.
Моннан тыш, мессенджерда Җиңү көне уңаеннан өстәмә сервислар эәли. Мәсәлән, кулланучылар «Открыткалар конструкторы»ннан файдалана ала.
Шулай ук бәйрәм уңаеннан Җиңү көненә багышланган анимацияле тематик стикерлар җыелмасы да әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз