Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
MAX мессенджеры ярдәмендә хастаханәгә онлайн да теркәлергә мөмкин
Хәзер Татарстанда хастаханәгә онлайн рәвештә дә теркәлү мөмкинлеге бар. Россиядә беренче тапкыр MAX мессенджерында Госключ аша шәхси белешмәләрне эшкәртү турында килешүне имзалау гамәлгә ашырылган.
Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Ефремов сөйләде.
«Пациент онлайн форматта Дәүләт хезмәтләре порталы аша хастаханәгә теркәлү өчен гариза тутыра. Медицина регистраторы гаризаны карый, теркәргә дигән карар булса, пациентны беркетә. Аннары Госключка персональ белешмәләрне эшкәртүгә һәм төрле процедураларга – температура үлчәү, УЗИ, башка тикшеренүләр үткәрүгә ризалык кәгазьләре җибәрелә. Госключ боты аша пациент ул килешүләрне имзалый. Алар пациентның электрон картасында һәм Дәүләт хезмәтләре порталында саклана», – дип аңлатты Андрей Ефремов.
Эксперимент 40 медицина оешмасында үткәрелә. Хәзерге вакытта 75 килешү имзаланган. «Без хәзер мессенджерга анализлар турында хәбәрләр килү юнәлешендә дә эшлибез», – диде министр урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз