Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
MAX мессенджеры 1 сентябрьдән мәҗбүри кушымта булачак
MAX мессенджеры 1 сентябрьдән электрон җайланмаларга алдан урнаштыру өчен мәҗбүри булган программалар исемлегенә керәчәк. Бу боерыкны РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалады. Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
MAX VK исемлегендә 2023 елдан мәҗбүри программалар пакетына кергән мессенджерны алмаштырачак. Платформа 2025 елның июнендә Президент имзалаган «Мәгълүмат алмашуның күпфункцияле сервисын булдыру һәм Россиянең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон нигезендә төзелә. Аның базасында мессенджерда имин аралашуны, дәүләт һәм бизнесның цифрлы хезмәтләренә керү мөмкинлеген берләштерә торган сервисны эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Моннан тыш, 2025 елның 1 сентябреннән алдан урнаштыру өчен RuStore кушымталар мәйданчыгы мәҗбүри булачак – хәзер ул Android һәм HarmonyOS җайланмаларына гына түгел, ә iOS һәм HyperOS идарәсе астында эшләүче техникага да йөкләнәчәк.
Хөкүмәт шулай ук 2026 елда алдан урнаштыру өчен мәҗбүри булган программалар исемлеген раслады. 1 гыйнвардан цифрлы идарә блогы булган телевизорларга HD TV Лайм сервисы урнаштырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз