Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
MAX кулланучылары Дәүләт хезмәтләре порталындагы документларына керә алачак
MAX илкүләм мессенджеры кулланучыларына федераль дәүләт хезмәтләре порталыннан үз документларына уңайлы керү мөмкинлеге бирелде. Бу хакта ТР Цифрлы үсеш министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзер паспорт, йөртү таныклыгы, СНИЛС, ОМС полисы һәм ИНН кулланучы профилендә, «Цифрлы ID» бүлегендә, турыдан-туры ачык була.
Ведомствода документларны карау өчен биометрик тикшерү таләп ителмәвен әйттеләр. Дәүләт хезмәтләре порталындагы мәгълүматларга керү кулланучының ризалыгы белән генә рөхсәт ителә.
Киләчәктә ачык мәгълүматлар исемлеге киңәйтеләчәк. Транспорт чаралары турындагы мәгълүматлар һәм балаларның төп документлары барлыкка киләчәк, дип төгәлләштерделәр министрлыкта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз