news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

MAX йортларда яшәүчеләр һәм идарәче компанияләр өчен рәсми аралашу каналы булачак

MAX йортларда яшәүчеләр һәм идарәче компанияләр өчен рәсми аралашу каналы булачак
Фото: © «Татар-информ»

1 сентябрьдән идарәче компанияләр йортларда яшәүчеләргә МАХ платформасын рәсми элемтә өчен куллану мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.

Йортларда яшәүчеләр МАХ аша аралаша, кабул итүгә языла һәм мөрәҗәгатьләр юллый алачак.

Шул ук вакытта элемтәнең барлык гамәлдәге ысуллары, шул исәптән шәхсән килеп мөрәҗәгать итү мөмкинлеге сакланырга тиеш.

Исегезгә төшерик, MAX илкүләм мессенджеры дөньядагы иң тиз үсүче интернет-сервислар бишлегенә керде.

news_right_1
news_right_2
news_bot