Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
МАХ иминлек үзәге эше ярдәмендә 30дан артык кешене мошенниклардан коткарганнар
МАХ иминлек үзәге октябрь аендагы эшенә нәтиҗә ясады. Россия Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә экспертлар мессенджердагы хисап язмаларын мошенниклык эшчәнлеге өчен арендага биргән администраторны кулга алды. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Әлеге чаралар нәтиҗәсендә 30дан артык кешене мошенниклар акчаларын урлап өлгергәнче коткарганнар.
Бер айда үзәк белгечләре 132 мең шикле аккаунтны блокировкалаган һәм 100 меңнән артык зарарлы файлны юк иткән. Кулланучылар «Зарланырга» дигән төймә аша 88 мең мөрәҗәгать юллаган, аларны карауның уртача вакыты 3 минуттан азрак булган.
МАХ иминлек үзәге тәүлек әйләнәсе кулланучылардан килгән мөрәҗәгатьләрне тикшерә. Белгечләр автоматлаштырылган системалар ярдәмендә мошенниклык активлыкларын кисәтә, мессенджер кулланучыларын яклауны һәм янауларга оператив җавап бирүне тәэмин итә.
Элегрәк билгеле булганча, МАХ мессенджерының кулланучылары саны 55 миллион кешедән арткан. Татарстанда йорт чатларының 61 проценттан артык өлеше илкүләм мессенджерга күчерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз