news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

MAX илкүләм мессенджеры аша Татарстанда табибка язылып булачак

Якын арада татарстанлыларга күп функцияле үзәкләрдә һәм MAX илкүләм мессенджерында табибка язылу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының 2025 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча коллегия утырышында министрның беренче урынбасары Илья Начвин хәбәр иткән.

«Татарстан актив рәвештә MAX мессенджерын сыный. «ВКонтакте» компаниясе белән берлектә, әлеге продуктны республика территориясендә үстерү эшен алып барабыз. Якын арада МАХ аша яки күп функцияле үзәкләрдә дә табибка язылып булачак, дәүләт хезмәтләре нәтиҗәләрен белеп, «Халык контроле» системасында заявкаларны да күзәтеп булачак», – дигән ул.

Ел азагына кадәр мессенджерда студент билетын цифрлы форматка алмаштыруны ниятлиләр, ә республиканың зур отельләрендә паспорт күрсәтүне уңайлы QR-кодка алмаштыру планлаштырыла, дип әйткән Начвин.

«MAX илкүләм мессенджеры үсеше хезмәтләрне цифрлаштыру һәм Татарстан халкына уңайлык тудыру өчен яңа мөмкинлекләр ача. Әлеге сервисны кертү цифрлы карарлар экосистемасын ныгытачак һәм дәүләт хезмәтләреннән куллану сыйфатын яхшыртачак», – дигән министрның беренче урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot