news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

МАХ «Дәүләт хезмәтләре»ннән документларны карау мөмкинлеген кертте

МАХ илкүләм мессенджеры кулланучылары «Дәүләт хезмәтләре»ндә урнаштырылган үзләренең төп документларын тиз карау мөмкинлеген алдылар. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кулланучының ризалыгы белән мәгълүматлар «Цифрлы ID» бүлегендә күрсәтелә. Мәгълүматларга биометрия үтмичә дә керергә була.

МАХта паспортның, машина йөртү таныклыгының, СНИЛСның, ОМС полисының һәм ИННның электрон версияләре бар. Киләчәктә бу исемлек киңәйтеләчәк: транспорт чаралары турындагы мәгълүматлар һәм балаларның төп документлары барлыкка киләчәк.

Тиз керү мөмкинлеген кабызу өчен, кулланучыга МАХ һәм «Дәүләт хезмәтләре» кушымталарын яңартырга, «Цифрлы ID» бүлеген ачарга, кирәкле документны сайларга һәм беренче тапкыр кулланганда мәгълүматларны эшкәртүгә рөхсәт бирергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot